news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һзм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада җиңүчеләре бүләкләнде

Олимпиадада җиңү яулаган укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачак.  

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ») Кичә, 9 февральдә, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында татар теле һзм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Д.Х. Салихов, Халыклар дуслыгы йорты директоры И.И. Шәрипов, "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе В. Нуриев, Бөтендөнья татар хатын-кзлары җыены җитәкчесе К.Р.Идрисова, татар теле һәм әдәбияяты кафедрасы мөдире Р.Р. Галиуллин, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Россия Федерациясенең 17 субъектыннан килгән 100дән артык укучы катнашты.

Олимпиадада җиңү яулаган укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100