news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар теле – халкым теле» семинар-бәйгесенә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр тапшырыла

«Татар теле – халкым теле» семинар-бәйгесенә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр тапшырыла
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар теле – халкым теле» бөтенроссия семинар-бәйгесенә гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр тапшырырга була. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.

25 ноябрьгә кадәр экспертлар килгән эшләрне бәяли һәм җиңүчеләрне билгели. 11-13 декабрьдә Чувашиядә Кызыл Чишмә авылында «Сәләт-Батыр» иҗтимагый яшьләр үзәгендә семинар этабы көтелә. Җиңүчеләр шунда җыелачак.

Әлеге конкурс татар теле укытучыларының яки төрле предметларны татарча укытучы мөгаллимнәрнең татар балаларына дәрес бирү осталыгын, заманча технологияләрне куллана белү сәләтен бәяли. Шулай ук, бәйге-семинарда күңел ачу өлешенә, тәҗрибә уртаклашуга корылган остаханәләр эшенә дә зур урын бирелгән. Оештыручылар ассызыклап узганча, иң зур әһәмияте – укытучыларның һөнәри үсешенә этәргеч бирүче мөмкинлекләр мохитен булдыруда.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова быел бәйгенең икенче ел уздырылуын искәртте. «Татар телебезнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын кайгырту, татар телен яшәтү, популярлаштыру – төп юнәлешебез. Бу проект укытучыларны берләштерүгә дә йөз тота. Татар телен ничек заманча кулланырга, укытырга дигән фикер алышу максаты да күздә тотыла», – диде Айгөл Габдрахманова.

Филология фәннәре кандидаты, «Сәләт» мәгариф һәм мәгариф технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова фикеренчә, бу семинар-бәйгенең укытучының һөнәри үсеше өчен файдасы зур.

«Укытучыларның һәрберсе үз мәктәбендә татар теле өчен җан ата, балаларның тел дәрәҗәсен күтәрә, гореф-гадәтләр белән тәрбияли, ләкин укытучыга үсәр өчен мәктәп кысаларыннан чыгарга кирәк», – дип ассызыклады ул.

«Татар теле – халкым теле» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева бәйгедә төрле типтагы белем учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук, балалар бакчаларында татар теле тәрбиячеләре, төрле клуб, секцияләрдә укытучы педагоглар катнаша алуын искәртте.

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли Семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Булат Хәкимов узган конкурста жюрида эксперт булып эшләгән. Быел кабат чакырганнар. «Бу бәйге – барыбыз өчен дә файдалы тәҗрибә. Узган елда файдалы мәгълүмат алдык, ачышлар ясадык. Ясалма фәһем кулланылышын да күрдек. Укытучылар тормышыбызга, эшебезгә килеп кергән технологияләрне иҗади рәвештә файдаланырга, кызык юлларын табарга тырышалар. Моны хупларга кирәк», – диде Булат Хәкимов.

Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар-теле – халкым теле» бөтенроссия иҗади бәйге-семинары җиңүчесе Рамилә Абдуллина конкурсның җылы мохиттә узуына игътибарны юнәлтте.

«Миңа 28 ел дәвамында бик күп бәйгеләрдә җиңү яуларга туры килде, ләкин «Татар теле – халкым теле» конкурсы бик үзенчәлекле. Ул җылы мохиттә уза, аралашу, тәҗрибә туплау мөмкинлеген дә бирә. Югары уку йортлары экспертлары, фәнни җитәкчеләр, төрле төбәкләрдән татар теле укытучылары синең дәресеңә бәясен бирә, киңәшләрен дә әйтә. Укытучыга һөнәри яктан үсәр өчен бу бик кирәкле бәйге. Конкурс дәвамлы булсын иде. Үз кабыгыңда гына калырга кирәкми, аны башкалар белән дә бүлешергә, теләктәшлек итәргә кирәк», – дигән теләген җиткерде Рамилә Абдуллина.

Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot