news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар теле – Халкым теле» конкурс һәм семинарының яңа сезоны старт ала

«Татар теле – Халкым теле» конкурс һәм семинарының яңа сезоны старт ала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларына карата мәктәпләрдә, яшьләрдә ихтирам хисе тәрбияләү; педагоглар өчен аралашу, тәҗрибә алышу мәйданчыгы булдыру максатыннан оештырыла.

Чарада төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары катнаша ала:

  • гомуми белем бирү оешмалары (мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр);
  • мәктәпкәчә белем бирү оешмалары (балалар бакчалары);
  • балалар өчен өстәмә белем бирү оешмалары (балалар иҗат үзәкләре, мәктәп укучылары сарайлары, тел үзәкләре, клублар һәм студияләр);
  • татар теле һәм әдәбияты буенча программаларны гамәлгә ашыручы башка белем бирү оешмалары (якшәмбе мәктәпләре, балалар үсеш үзәкләре, мәдәни-ял итү учреждениеләре).

Чарада укучылар да катнаша ала. Катнашу өчен алар «Татар теле - халкым теле» темасына А4 форматында 1 битлек эссе язарга тиеш.

Проектның үткәрелү вакыты:

15 октябрь - 15 ноябрь – гаризалар кабул итү;

15 октябрь - 25 ноябрь – эшләрне бәяләү;

11-13 декабрь – семинар этабы.

news_right_1
news_right_2
news_bot