news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы унике дәрестә татарча сөйләшергә өйрәнеп булуын белдерде

Татар теле укытучысы унике дәрестә татарча сөйләшергә өйрәнеп булуын белдерде
Гөлфия Габдуллаҗанова
Абдул Фархан

«Унбер» лицееның татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова унике дәрестә татарча сөйләшергә өйрәнеп булуын белдерде.

«Унике дәрестә кешене татарча сөйләшергә өйрәтеп була. Казан Мэриясе оештырган татар теле курсларында мин башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәрендә укыттым. Бүген үткәргән дәрес фрагментында җавап биргән кешеләр уку башында бөтенләй татарча аңламый иде. Алга китешне үзегез күрдегез», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлфия Габдуллаҗанова Казан Мэриясендә татар теле курсларын тәмамлаган укучыларга таныклык тапшыру чарасында.

Алда хәбәр ителгәнчә, бүген татар теле курсларын тәмамлаган Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә таныклыклар тапшырылды.

«Көн дә кулланыла торган фразаларны, сүзләрне дәрес саен кабатладык. Мин һәр дәрестә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырыштым, ә һәркем үзе булдыра алганча үзләштерде. Диалоглар өйрәндек, татарча мультфильмнар карадык. Мин аларны татарча радио тыңларга күнектердем, татарча кызыклы видеоларга, сайтларга сылтамалар бирдем. Күбесе интернетта татарча өйрәнү өчен чыганаклар күп булуына шаккатты. Укучылар «үзәк өзгеч», «бөркү» кебек кызыклы сүзләрне отып алып, хезмәттәшләренә әйтеп мактанганнар да», - диде Гөлфия Габдуллаҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100