news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы: Питерда татарларның күпме икәнен театрларга баргач белеп була

«Җанисәптә катнашмаучылары бар. «Миңа нигә кирәк ул?» – диләр. Кемнең вакыты юк, кемнең теләге юк», - ди Әлфия Мәүлетова.

Татар теле укытучысы: Питерда татарларның күпме икәнен театрларга баргач белеп була
Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургта «Мирас» милли-мәдәни үзәгенең татар теле укытучысы Әлфия Мәүлетова фикеренчә, татарларның күпме икәнен Питердагы татар концертлары, спектакльләренә барып белеп белергә мөмкин.

«Санкт-Петербургта татарлар күп, аларның күпме икәнен театр, концертларга барганда белеп була. Ә анда татар телен белгәннәр йөри. Татарларның саны 30 процентка кимүе мөмкин түгел. Санкт-Петербургта татарлар арта гына. Танышларым арасында гына да шәһәргә күченеп килгән татарлар бихисап. Татарларда пассивлык бар дип уйлыйм. Җанисәптә катнашмаучылары бар. «Миңа нигә кирәк ул?» – диләр. Кемнең вакыты юк, кемнең теләге юк. Шуңа күрә халык санын алудагы күрсәткечләр дөрес түгел», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Әлфия Мәүлетова тумышы белән Уфадан, күп еллар «Шәрык» радиосында алып баручы булып эшләгән. «Башкорт дәүләт университетында татар һәм рус филологиясе юнәлешендә укыган идем. Санкт-Петербургка күченгәч, инде сигез ел Питер татарлары белән эшлибез, укыйбыз», - дип үзе белән таныштырды ул.

Аның әйтүенчә, татар теле курслары телне бер дә белмәгәннәр өчен уздырыла. «Татар телен русча өйрәтәбез. Татар телендә генә сөйләсәң, аңламый калулары мөмкин. Башлангыч төркем һәм дәвам итүчеләр төркеме бар. Дәресләрдә сөйләшәбез, дөнья хәлләрен беләбез, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Башлангыч төркемдә телне хәрефләрдән, авазлардан башлап өйрәнәбез. Дәресләрне темалар буенча укытам: сәламәтлек, табигать, җәнлекләр һ.б», - диде ул.

«Авазларга килгәндә, бер төрле язабыз, икенче төрле укыйбыз. Мәсәлән, «а» хәрефе. Татар телендә без аны «о»лаштырып әйтәбез. Укучыларыбыз моңа авыррак ияләшә. Күплек сандагы сүзләрдәге «нар» һәм «нәр» кушымчаларын авырлык белән кулланалар. «Урманлар», «урамлар» дип, ялгышып әйтәләр. Шулай да, дәресләргә бик яратып йөриләр. Кешеләр алмашынып тора, чөнки эшлиләр, гаиләләрен карыйлар. Пәнҗешәмбе - 13, якшәмбе 20 кеше йөри. Һәр тема дәрес булып түгел, чара булып үтә бездә», - диде укытучы.

Татар теле курсларын 2016 елда Рөстәм Хучашев башлап җибәргән булган, «Мирас» үзәгендә Әлфия Мәүлетова дүрт ел эшләвен әйтте. «Пандемия вакытында онлайн эшләдек. Дәресләрне дәреслеккә нигезләнеп төзим. Без атнага бер тапкыр очрашабыз, вакыт күбесенчә кабатлауга китә. Кагыйдәләрне русча аңлатам, күнегүләрне татарча эшлибез», - диде ул.

  • Искәртеп үтик, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары Санкт-Петербургта яшәүче татарлар белән очрашты. Журналистлардан – «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәгариф» журналы мөхәррире Сөмбел Таишева, «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100