news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы Лилия Фәсхетдинова: Яуширмәдә Гаяз Исхакыйның музеен баеттык

Татар теле укытучысы Лилия Фәсхетдинова: Яуширмәдә Гаяз Исхакыйның музеен баеттык
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова Гаяз Исхакыйның мирасын, иҗатын, тормыш юлын укучыларына җиткерүен әйтте. Бу хакта ул Чистайның Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

«Гаяз Исхакыйның мирасын укучыларга җиткерүдә ярдәм итүче Лена апа Гайнановага, Ясирә апа Вәлиевага, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рәис Даутов, Миркасыйм Госмановларга чиксез рәхмәтлемен. Алар белән элемтәгә кереп, Гаяз Исхакыйның мирасын тупладык. Лена апа Гайнанова белән хатлар алышып, Яуширмә мәктәбендәге музейның фондын баеттык. Алай гына түгел, Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» китабын, «Яңа милли юл» журналын һәм Гаяз Исхакый фотоларының күчермәсен табып алуга ирештек. Алар мәктәп күргәзмәсендә генә түгел, музейда да урын алды, чөнки мин Гаяз Исхакый музеенда 9 ел фәнни хезмәткәр булып тордым», – диде ул.

Лилия Фәсхетдинова әйтүенчә, Гаяз Исхакыйның мирасы күп, ләкин әле ул өйрәнелеп бетмәгән. «Аны өйрәнәсе, ачыклыйсы һәм әдәбиятыбызның алтын фондына кертәсе эшләр бик күп. Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүдә авылдашларыбыз Наилә Потеева-Фатыйхова, Сүрия Усманова да көч куйды», – диде укытучы.

«Гаяз Исхакыйның тормыш юлына багышланган эзләнү эшләребез Наилә Потеева-Фатыйхова һәм минем тарафтан чыгарылган «Чал тарихлы Яуширмә» китабында урын алды. Тагын бер факт ачыкланды: Тукай Җаектан кайткан вакытта Яуширмә авылына кереп чыккан, диләр, бу турыда авылдашыбыз Хәмит бабай сөйләгән булган. Бу факт белән язучылар, галимнәр килешмәскә дә мөмкин, әмма әйтмичә кала алмадым. Эзләнүләр булса, Фәннәр академиясе, Язучылар берлеге, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бергәләп эшләп, «Гаяз Исхакый укулары»н үткәрсәләр, без милли мәгарифебезне үстерер идек, Гаяз Исхакыйның мирасын барлар идек», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100