news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр рус телен дә укыта алачак

КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән.

Татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр рус телен дә укыта алачак
Солтан Исхаков

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов быел татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр киләчәктә рус телен дә укыта алачагын әйтте.

«Егерме елга якын без татар теленә өстәмә белгечлек буларак инглиз теле укытучыларын әзерләдек. Быел беренче тапкыр татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр ике төрле диплом алып чыгачак. Икенче диплом – рус теле укытучысы. Бүген Казаннан һәм районнардан рус теле укытучылары җитми дигән мөрәҗәгатьләр күп. Шушыны исәпкә алып, «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программа ачтык. Бу программа буенча без 25 бюджет урынына укучылар кабул итәчәкбез», - диде Рамил Мирзаһитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» программасы буенча укыту Россия Федерациясе бюджетыннан финанслана. КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә федераль бюджеттан барлыгы 110 урын каралган. Аларның алтмышы – магистратура, ә иллесе – бакалавриат өчен бирелгән. Бакалавриатның 25 урыны «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» программасы өчен булса, калганы - «Гамәли филология, татар теле һәм әдәбияты, журналистика» программасы өчен.

Бүген, 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100