news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы Алинә Шәгәрәева: Туган тел укытучысы оптимист булса иде

Татар теле укытучысы Алинә Шәгәрәева: Туган тел укытучысы оптимист булса иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Алинә Шәгәрәева заманча укытучы образа турында чыгыш ясады.

"Туган тел укытучысы оптимист булса иде. Татар теле укытучысына җәмгыять тарафыннан таләпләр дә, игътибар да зур. Аеруча журналист халкы "татар теле бетә", "татар теле укытучысының дәрәҗәсе төшә», "туган телне укытуда проблемалар бихисап" дип яңгыратырга оста. Бу - пессимистик караш. Туган тел укытучысының абруе үзебездән тора. Татар телен югары дәрәҗәдә укыту өчен бездә бөтен шартлар да бар. Монда мескенләнеп утырырга кирәкми», – дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, укытучы уңышка омтылучан булырга тиеш. Ул укытучы өчен һөнәри бәйгеләрнең ролен ассызыклады. "Бәйгеләр укытучыга үз эшчәнлегенә анализ ясарга мөмкинлек бирә. Әзерләнгәндә һәм катнашканда йомшак һәм көчле якларны күрәсең. Бәйге - тәҗрибә уртаклашу өчен мәйдан. Бәйге һөнәри һәм шәхси сыйфатларга йогынты ясый, чыныктыра, үстерә», – диде ул.

Ул заманча туган тел укытучысы образын "белем", "һөнәр" "шәхес", "балалар", "киләчәк", "уңыш", "оптимист» сүзләре белән тасвирлады.

Ул укытучы өчен грамоталы һәм эрудицияле булуның мөһимлеген ассызыклады.

«Тәнәфес вакытында укучыны кызыксындырган темага берничә минут әңгәмә кора алсаң, шәп. Укытучының бу сыйфатын укучылар якын итә. Бу сыйфат һәр укучы белән уртак тел табарга мөмкинлек бирә. Үз эшенең фанаты булган укытучы мәктәпкә дәрес үткәрү өчен генә килми. Ул һәркөнне биредә балалар белән бергә яши һәр вакыйганы үз күңеле аша үткәрә», – дип әйтте ул.

Аның фикеренчә, укытучы белем һәм тәрбия бирүче генә түгел, оста психолог та, инновацион технологияләрне үз эшендә эффектив кулланучы белгеч тә, төрле рольләргә керә алган артист та, укучыларны рухландыручы шәхес тә булырга тиеш.

"Укучылар да хәзер күпне белә. Алар белгәнне укытучы белмәсә, кызыксынмаса, замана белән бергә атламаса, ул укучыга кызыклы булмый», – диде ул.

"Бүгенге көндә туган тел белән бәйле күп кенә чаралар еш кына милли кием кию, калфак чигү һәм бишек яисә сандык күрсәтүгә кайтып кала. Әлбәттә, аларны белү кирәк. Безнең төп бурыч укучыларда хәзерге тиз үзгәрүчән дөнья шартларында уңышлы яшәү һәм эшләү өчен актуаль булган сыйфат һәм күнекмәләр формалаштыру булырга тиеш», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100