news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар теле укытучыларының ассоциациясен булдыру тәртибен уйларга кушты

Рөстәм Миңнеханов татар теле укытучыларының ассоциациясен булдыру тәртибен уйларга кушты
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар теле укытучыларының ассоциациясен булдыру тәртибен уйларга кушты.

Бу мәсьәләне татар зыялылары белән очрашуда Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина күтәрде. 

«Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары – тулы бер хәрәкәт. Алар һәрвакыт Татарстанга тартылып яшәделәр. Татарстан алар өчен методик үзәк булып торды. Россия күләмендә татар теле укытучыларын бер оешма яки ассоциациягә туплау зарурияте туды. Татар теле укытучыларына терәк булырлык Россия күләмендә бер оешма төзергә кирәк. Бу ахыр чиктә телне өйрәнү, саклау өчен мөһим. Ассоциация төзеп, татар теле укытучыларына теләктәшлек белдерүне хуплавыгызны үтенәм», – диде Камәрия Хәмидуллина.

«Искә төшкәндә генә түгел, бу көндәлек эш булырга тиеш. Ниндидер ассоциация булдыруның авырлыгы юктыр аның, механизмнары булырга тиеш. Ничек итеп эшләүнең формасын әлегә әйтә алмыйм. Уйлашырга кирәк. Кайсы өлкәдә ничә укытучы бар, кем белән эшли алабыз –  бөтенесен карарга кирәк. Бу мәсьәләгә игътибар булу мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, бу Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең дә уртак эше булырга тиеш.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100