news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы: Дәресләр кимесә дә, татар теленә кызыксыну арта бара

Гөлфия Гыйләҗева фикеренчә, балалар татар телен яратсын өчен иң беренче чиратта мотивация булдырырга кирәк.

Татар теле укытучысы: Дәресләр кимесә дә, татар теленә кызыксыну арта бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 гимназиянең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗева соңгы араларда укучылар татар теле белән күбрәк кызыксына башлады дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Без ата-аналарга туган телне сайлау буенча бернинди дә басым ясамыйбыз. Алар үзләре теләп татар теле дәресләрен сайлыйлар”, - диде Гөлфия Гыйләҗева.

“Бүгенге көн укучылары бик аерылып тора. Аларга татар теле дәресләрен төрле уен технологияләре, 3 D китаплар кулланып, фильмнардан өзекләр күрсәтеп укытам. Үзләре белән дә видеороликлар төшерергә өйрәнәбез. Сыйныфта гадәти дәрес үткәрү генә балалар өчен кызык түгел”, - диде ул.

“Балалар татар телен яратсын өчен, иң беренче чиратта, мотивация булдырырга, телгә һәм милләткә карата хөрмәт уятырга, өйрәнү өчен кызыклы формалар уйлап табарга кирәк. Бүгенге көндә татар телендә белем бирүче татар мәктәпләре нәкъ шушы миссияне үтәргә тиеш”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100