news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучыларының күпчелеге яңа уку елыннан рус теле һәм әдәбияты предметы укыта

Эш сәгатьләре кыскарган тел укытучылары профессиональ белем күтәрү программасы буенча укыган.

Татар теле укытучыларының күпчелеге яңа уку елыннан рус теле һәм әдәбияты предметы укыта
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган уку елының икенче чирегеннән дәресләре кыскарган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күп өлеше быелдан рус теле һәм әдәбияты предметын укыта. Моның өчен педагоглар профессиональ белем күтәрү программасында белем алып, махсус дипломга ия булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова хәбәр итте.

“Сәгатьләре кыскарган татар теле һәм әдәбият укытучыларының 33% - рус теле һәм әдәбияты, 27 %тан артыграгы – башлангыч сыйныфлар укытучысы, 10 % мәктәпкәчә белем бирү, 30%ы башка юнәлешләрне сайлады. Бу – логопедия, сынлы сәнгать, музыка, технология, география, тарих белгечлекләре”, - диде бүлек җитәкчесе.

Әлеге юнәлешләр мәктәпләрнең аттестация комиссиясе белән килешеп эшләнгән.

“Укытучыны нинди юнәлеш буенча укырга җибәрәсен аттестация комиссиясе хәл итә. Комиссия аны белем бирү учреждениесендә нинди вакантлы урыннар барлыгын һәм укытучының мөмкинлекләрен исәпкә алып төзи. Белем бирү учреждениеләренең аттестация комиссиясе карары нигезендә, шушы юнәлешләр сайлап алынды”, - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100