news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучыларына куркып калмыйча, җиң сызганып эшләргә кирәк – Гөлнур Габдуллина

Күп профильле полилингваль гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары Гөлнур Габдуллина укытучыларны куркып калмаска, эшне дәвам итәргә өнди.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Күп профильле полилингваль 180 гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары Гөлнур Габдуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә бу вазгыять белән укытучыларга куркып калмаска һәм җиң сызганып эшләргә кирәклеген әйтте.

“Бүгенге вазгыятьне тынычрак кабул иттеп, гимназиябездә 3нче вариант укыту планын сайлап алдык, шуларны әти-әниләргә тәкъдим иттек. Ул 3 сәгатьнең берсендә әдәбият укытабыз. Шушы 3 сәгатьлек дәресләрне дә эчтәлекле итеп, туган тел методикасын сыйфатлы итеп укытырбыз дип уйлыйм. Моның өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан зур көч, иҗади эшләү сорала. Укытучылар болай да бик тырыш, иҗади, барысы да 1, 2 югары категорияләргә ия. Телебезне яраткан кеше, укытучыларыбызны да яратып, телебезнең матурлыгын, байлыгын дәресләрдә бирә белә. Һичшиксез, татар теле югалып калмаячак. Татар теле бетәчәк дигән уй башка да килми, чөнки киң катлам хәзер үзара татар телендә аралаша башлады, халык саны һәм аралашу буенча татар теле Россиядә икенче урында тора. Гел зарланып кына утырырга кирәкми, ныклап, җиңне сызганып эшкә керешергә, программаларны үзгәртергә кирәк. Мин “Сәлам” дәреслеге буенча укытуны уңышлы дип саный. Бу дәреслек бездә дә кулланыла. Дәресләргә кергәч, балаларның татар телендә җөмләләр төзеп диалогка керә алуын күрәбез”, - дип сөйләде Гөлнур Габдуллина.

“Алдагы көннәргә ышаныч бар, хәзер тукталып калырга да, артка чигенергә дә кирәкми. Безнең укытучыларыбыз телне дә, яңа методикаларны да камил белә. Аларга курслар ачып, татар теленең җиңеләйтелгән вариантына өйрәтергә кирәк”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 18 ноябрь көнне узган “Акыл фабрикасы” “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына багышланган иде. Биредә яңа укыту методикалары белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100