news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәллибез - мәгариф министры

Педагогларны яңадан укыту биш белгечлек буенча алып барыла.

Татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәллибез - мәгариф министры
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләр саны тулмаган татар теле укытучыларын бюджет нигезендә яңадан әзерләүне оештырган. Рус теле, тарих, география һәм башка предметларны укытырга планлаштырган татар теле укытучылары өчен курслар 2017 елның ноябрендә ачылган иде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Педагогларны яңадан укыту биш белгечлек буенча алып барыла.

"1нче сентябрьгә яңадан әзерләүне тәмамларбыз дип уйлыйм, чөнки яңа уку елы башлана, сәгатьләр санын билгеләргә тиешбез", - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100