news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучыларын «Сәлам» китаплары белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Тематик вебинар 27 февральгә билгеләнгән.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Мәгариф" журналы хәбәр итә.

Тематик вебинар 27 февральгә билгеләнгән.

"Татарстанның Мәгарифне үстерү институты мөгәллимнәр өчен мондый чараларны еш оештыра. 26 гыйнварда биредә татар мәктәпләренең җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча коммуникация ысулларын куллану» дигән темага вебинар булып узды. Анда Россиянең 12 төбәгендә эшләүче укытучылар катнашты. Хезмәттәшләр В. Мещерекова методикасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләште, тәҗрибә уртаклаштылылар", диелә әлеге хәбәрдә.

«Сәлам» укыту-методик комплексын куллану буеча вебирнарда катнашу өчен институт сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга кирәк. Онлайн-трансляция каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100