news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар теле укытучылары “Без тарихта эзлебез” укыту-методик комплексын үзләштерергә чакырыл

ТР Мәгарифне үстерү институты “Татарча да яхшы бел – IX” укыту-методик комплексын тәҗрибә рәвешендә гамәлгә кертүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын семинар-практикумга чакыра

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мәгарифне үстерү институты “Татарча да яхшы бел – IX” укыту-методик комплексын тәҗрибә рәвешендә гамәлгә кертүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын семинар-практикумга чакыра. Әлеге комплексның авторы - галимә Розалия Нигъмәтуллина.

Педагоглар 24-26 февраль көннәрендә Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтының Укыту үзәгендә белемен күтәрәчәк: “Без тарихта эзлебез” укыту-методик комплексы дәресләрдә куллану үзенчәлекләрен үзләштерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot