news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле шундый заманча телгә әйләнде - Айрат Шәфыйков

Музыка белгече төп хәл ителәсе мәсьәлә - рус сүзләрен катыштырып сөйләмәү, дип саный.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбле музыкаль җитәкчесе Айрат Шәфыйков татар телен заманча телгә әйләнде, дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында сөйләде.

“Мин Литвада булганда төрекләр белән аралаштым. Тукайның иҗаты белән таныш булсаң (ә ул XX йөз башында язган), төрекләрне аңларга була. Чөнки алар телләрен консерватив рәвештә саклый: йөз ел элек ничек сөйләшкән, хәзер дә шулай сөйләшәләр кебек тоела миңа. Җөмләнең төзелеше, аерым сүзләр... Ә безнең татар теле шундый заманча телгә әйләнде! Алга киттек дип әйтә алмыйм, әмма без бер урында тормыйбыз, яңа сүзләр өстибез. Бездә консерватизм сакланмый кебек. Төрекләрне аңлар өчен, шул заман әдәбиятын белергә кирәк. Тукай, Дәрдмәнд һ.б. иҗатын син яхшы белсәң, төрекләрне аңларга мөмкин. Мин үземне татарча, чагыштырмача, яхшы беләм дип саныйм, уртак сүзләр булса да, кайбер вакытта аралашканда инглиз теленә дә күчәргә туры килә”, - дип белдерде Айрат Шәфыйков.

Айрат Шәфыйков, телне камилләштерү мәсьәләсенә килгәндә, һәрбер татар кешесе бу өлкәдә эшләргә тиеш, дип саный: “Иң төп проблемаларның берсе – рус сүзләрен катыштырып сөйләү. Каюм Насыйри “ике телне бергә кушып сөйләү – наданлык галәмәтедер” дип язган (мин сүзен-сүзгә хәтерләмим, ләкин мәгънәсе шул). Менә бу проблемалар килеп чыкмасын өчен, әлбәттә, күбрәк яхшы әдәбият укырга, андагы сүзләрне истә калдырырга кирәк. Шулай ук, ничек кенә авыр булмасын, аны сөйләмдә куллана белергә дә кирәк. Безнең күп кенә сүзләребез хәзер заманча сөйләмнән төшеп кала, без аларны рус сүзләре белән алмаштырабыз. Ул шуның хәтле гадәткә кереп китә, безгә шулай булырга тиеш кебек тоела”, - диде ул.

Бу хакта тулырак язманы intertat.tatar сайтында укырга мөмкин.

  • Айрат Шәфыйков – Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбле музыкаль җитәкчесе булып эшли, солист буларак чыгыш ясый. Тумышы белән Әлмәт районының Елхово авылыннан. Алты ел Әлмәтнең музыка мәктәбендә белем ала, соңыннан укуын Әлмәт музыка училищесында дәвам иттерә. Әлмәттә белем алганнан соң, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. ТРның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллинда баян классында шөгыльләнә. Белгечлеге буенча - баянчы һәм гармунчы. Икенче белгечлеге дирижерлык буенча, укытучысы – Якутиянең атказанган артисты Николай Кисненко. Консерваториядә белем алганда, берьюлы ике коллективта уйный: беренчесе – профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” халык уен кораллары оркестры, икенчесе – консерваториянең фольклор ансамбле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100