Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар теле олимпиадасында җиңгән милләттәшебез: Тарихи ватаныбыз – Казанга килү зур бүләк
Казанда узган Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында инде ничә ел милләттәшләребез актив катнашып килә.
13-16 апрельдә Татарстан башкаласында узган масштаблы халыкара олимпиадада Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500дән артык катнашучы җыелды. Чит илдән килгән милләттәшләребезнең берсе – 22 яшьлек Баку егете Рафаэль Усманов Казанда узган XII Халыкара татар теле олимпиадасында икенче ел рәттән җиңү яулады. Азәрбайҗандагы татар җәмәгатьчелеге вәкиле конкурста үз диаспорасын лаеклы тәкъдим итте һәм татар теле традицияләренең чит төбәкләрдә дә саклануын һәм үсүен исбатлады.
Конкурс программасы өч төп этаптан торды. Катнашучылар язма этапта тел белеме, татар әдәбияты һәм тарихы өлкәсендә белемнәрен, ә телдән узган конкурс этабында матур сөйләм осталыгын күрсәтте, шулай ук татар халкының мәдәни мирасы турында фәнни һәм иҗади проектлар тәкъдим итте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Быел олимпиада программасы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Программа кысаларында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, космонавтлар һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе белән очрашу, «Түбәтәй» челтәренә нигез салучы белән аралашу, татарча дискотекалар һәм Казан буйлап экскурсияләр узды.
Олимпиада нәтиҗәләре катнашучыларның телне яхшы белүен генә күрсәтеп калмады, илләр арасындагы мәдәниятара багланышларны ныгытуга, яшьләрдә милли горурлык хисен һәм үз мәдәни тамырларына карата кызыксыну уятуга да ярдәм итте. Оештыручылар барлык катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте һәм чараның дөнья мәдәни мирасының бер өлеше буларак татар телен саклаудагы ролен ассызыклады.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Тарихи җиңү: Милләттәшебез икенче ел рәттән иң яхшы нәтиҗә күрсәтте
Бакудан килгән Рафаэль Усманов җиңүче булды. 22 яшьлек студент жюри әгъзаларын татар телендә камил сөйләшүе һәм татар мәдәниятен искиткеч яхшы белүе белән таң калдырды. Егет бер ел элек олимпиаданы 12 ел үткәрү дәверендә Азәрбайҗаннан җиңүче исеменә лаек булган беренче катнашучы буларак тарихка кергән иде.
Рафаэль Баку дәүләт тимер юл транспорты һәм метрополитен һөнәри белем бирү лицееның дүртенче курсында укый. Конкурска ул Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы татар теле курсларында методист Эльмира Юсифли җитәкчелегендә әзерләнгән.
Егет быел җиңүгә өметләнмәгән. Җиңүче исеменә лаек булуы аның өчен көтелмәгән бүләк булган.
«Бу юлы җиңүгә өметләнмәгән идем. Минем өчен Казанга килү – үзе зур бүләк. Җиңүгә ирешүемне белгәч, бик куандым. Бу кичерешләрне сүз белән аңлатып булмый», - диде Рафаэль.
Ул үзенең уңышына өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. «Бу җиңү – минем генә җиңү түгел. Бу безнең уртак җиңү», - дип белдерде егет.
«Күңеле милли рух белән сугарылган»
«Рафаэль – тырыш укучы гына түгел, бик ачык күңелле кеше дә. Аның өчен җиңү мөһим түгел. Ул ата-бабаларының ватанына – Казанга килүен үзе өчен иң зур бүләк дип саный», - диде Каюм Насыйри институтының Баку мәгариф һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли.
Эльмира Юсифли
Фото: Эмин Рамазанов
Баку делегациясе составында шулай ук 13 яшьлек Алим Алиев – сигезенче сыйныф укучысы да чыгыш ясады. Ул олимпиаданың финалисты булды. Егет шулай ук жюри әгъзаларын таң калдырды: Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигырен яттан укыды, үз презентациясен оста итеп тәкъдим итте һәм камил сөйләм телен күрсәтте. Аның чыгышын «күңеле милли рух белән сугарылган» дигән сүзләр белән бәяләделәр.
Эльмира Юсифли сөйләвенчә, Алим Рафаэль белән аның беренче җиңүеннән соң танышкач кына татар телен өйрәнә башлаган һәм бер елда бик яхшы дәрәҗәгә ирешкән.
«Безнең үзәктә төрле яшьтәге кешеләр укый: әбиләр, әниләр һәм балалар. Зурлар сабыйлар белән татарча сөйләшә башлый, әкиятләр, җырлар аша гореф-гадәтләребезне тапшыра. Киләчәктә бу балалар әниләре сөйләгән әкиятләрне, әбиләре көйләгән җырларны искә алачак, үз балаларына тапшырачак. Бу хезмәт һичшиксез үз җимешләрен бирәчәк», - дип өстәде Эльмира Юсифли.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ичери-шәһәрдә – Сабантуй: халыкара дәрәҗәдәге мәдәни вакыйга
Быел Бакуда зур вакыйга көтелә: татар халкының милли Сабантуй бәйрәме беренче тапкыр ЮНЕСКО мирасына кертелгән Ичери-шәһәр (Иске шәһәр) тыюлыгында узачак. Бу дәүләтара статуслы бәйрәм булачак – аны оештыруда Азәрбайҗан һәм Татарстанның дәүләт органнары катнаша.
Баку укучыларының халыкара олимпиададагы уңышлары һәм быел көтелгән зур Сабантуй Азәрбайҗанда татар теле һәм мәдәниятенә карата кызыксыну артуын исбатлый, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта һәм бай мәдәни мирасыбызны саклап калуга әһәмиятле өлеш кертә.
Ичери-шәһәрдән бер күренеш
Фото: © «Татар-информ»
Эмин Рамазанов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз