news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле мәсьәләсендә Дәүләт Советының өстәмә утырышы булачак – Васил Шәйхразиев

Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция бара.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар теле мәсьәләсендә фикер алышу өчен Дәүләт Советының өстәмә утырышы булачак. Бу хакта "Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр: үзара багланышлар тәҗрибәсе" дигән “Түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

“Соңгы арада татар теле турында күп сөйләшүләр бара. Бөтендөнья татар конгрессы татар телен саклау буенча үз позициясен белдерде. Без рәсми резолюция кабул иттек. Татарстан Мөфтияте дә, Дәүләт Советы сессиясе вакытында депутатлар да, безнең Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич та, Президент Киңәшчесе Минтимер Шәрипович та үз позицияләрен җиткерделәр. Бу мәсьәләдә Дәүләт Советының өстәмә утырышы булачак, министрлыкларда да эш алып барыла. Татар телен сакларга кирәк, тел – ул нигезебез. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Конституция буенча безнең ике дәүләт теле”, - диде Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100