news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасы җиңүчеләрен атадылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты. “Якынлашып килүче Туган тел бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Бүген залда туган телебезне камил белүче, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче шәхесләр утыра. Туган телне белү безгә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала" дигән. Киләчәктә нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, татар дөньясында тирән эзегез калсын”, - диде ул үзенең чыгышында.

Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә14 яшьтән алып 25 яшькәчә булган укучылар һәм студентлар катнашты. Араларында Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан килгән яшьләр дә бар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

Альмира Хәкимуллина оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп Нур Әхмәдиевның шигырен укыды. “Ыргыттылар – төшеп ярылмадым, Сындырдылар – сынып бетмәдем. Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте. Татар тәмугыннан китмәдем”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100