news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак

Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы бала катнашачак.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында  3-6 нчы февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы бала катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада үз төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр.

Моннан тыш, олимпиадада катнашучылар язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашачак, шулай ук Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау да планлаштырылган.

Олимпиаданың ябылу тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot