news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың үткәрү көннәре билгеле булды

Олимпиадага барлыгы унбиш чит илдән катнашучылар киләчәк.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың үткәрү көннәре билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада Казанда 21 — 24 апрель көннәрендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина хәбәр итте.

«Халыкара олимпиаданы үткәрү өчен Татарстанның „2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү“ дәүләт программасы нигезендә акча бүлеп бирелә, яшәү, туклану, мәдәни чаралар һәм экскурсияләр өчен акча каралган», — диде ул.

Гөлия Мусина балаларның төрле төбәкләрдән килеп, Универсиада авылы тулай торакларында яхшы шартларда торачакларын әйтте. «Балалар бер-берсе белән аралаша, таныша, яңа дуслар таба. Халыкара олимпиадада төбәкара олимпиадада катнашучылар гына түгел, Америка, Канада, Финляндия һ.б. җәмгысе унбиш чит илдән һәм килүчеләр көтелә», — дип сөйләде ул.



Галерея: Татар теле һәм әдәбиятыннан IV төбәкара олимпиада
news_right_1
news_right_2
news_bot