news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбияты V халыкара олимпиада җиңүчесе: Япон булсам да, йөрәгем — татар

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Татар теле һәм әдәбияты V халыкара олимпиада җиңүчесе: Япон булсам да, йөрәгем — татар
http://tatarstan.ru

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Баскет-холл” спорт сараенда Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Олимпиаданың Гран-при ияләре булып Саба районы Эзмә мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова һәм Япониядән Накамура Мидзуки танылды.

“Үзем япон булсам да, йөрәгем – татар. Чөнки әбием татар. Татар теле – матур тел, мәдәният теле. Бу матур телне безнең балаларыбыз өчен, бөек татар халкының киләчәге өчен саклыйк. Бу матур телне онытмагыз. Бергәләп күбрәк өйрәник”, – диде Накамура Мидзуки һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Ризәлә Йосыпова исә: “Мондый уңышларга ирешүемә мин бик шат. Моңа ярдәм иткән остазларыма һәм әти-әниемә бик зур рәхмәт. Туган телебездә белем алырга мөмкинлек булган, шундый дәрәҗәле чараларны оештырганнары өчен җитәкчеләргә бик зур рәхмәт”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100