news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре буенча предмет олимпиадалары узды
Бу олимпиадалар ТР уку йортларында татар теле һәм әдәбияты, гарәп һәм төрек телләрен укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан оештырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Агымдагы елның 15-19 февраль көннәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре (гарәп һәм төрек телләре) буенча предмет олимпиадалары булды. Татар теле һәм әдәбияты буенча - 325, көнчыгыш телләре (гарәп һәм төрек телләре) буенча 46 укучы үз белемнәрен күрсәтте.
Бу олимпиадалар Татарстанның уку йортларында татар теле һәм әдәбияты, гарәп һәм төрек телләрен укытуның сыйфатын яхшырту, бу предметларны тирәнтен өйрәнү өчен шартлар тудыру, укытучыларга гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Бәйгеләрдә катнашучы укучылар ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдинов, язучы Нәбирә Гыйматдинова, КДУ һәм ТДГПУ галимнәре белән очрашты. Шулай ук татар теле буенча чыгарылган интерактив дәреслекләрен тәкъдим итү булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot