news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан

Һәр елдагыча биремнәр төбәкләрдәге укыту үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан. Өч ел элек 16 төбәктән 80 укучы катнашкан булса, быел 22 регионнан 140 укучы катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сөйләде.

“Быелгы олимпиада төбәкләрдән укучыларның күпләп килүе, татар теле белән кызыксынулары белән аерыла. Без олимпиадага балаларны дуслаштыру, таныштыру максатыннан да җыябыз. Чөнки олимпиададан киткән һәр бала үзләренең социаль челтәрләрендә аралашып китәләр, үзара элемтәләрне ныгыталар”, - диде ул.

  • Олимпиаданың максаты – сәләтле укучыларны барлау, аларны үстерү, татар теленең чит төбәкләрдә сакланышын камилләштерү. Укучылар Башкортстан республикасы, Әстерхан, Саратов, Киров, Түбән Новгород, Курган, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Пермь, Новосибирск, Красноярск өлкәләреннән килгәннәр.

“Олимпиада эшләреннән куркырга кирәк түгел. Һәр елдагыча биремнәр төбәкләрдәге укыту үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән”, - диде Гөлия Мусина.

Олимпиада биремнәре өч өлештән тора: укучылар бүген татар теленнән, иртәгә татар әдәбиятыннан көч сынашачак. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, сәнгатьле сөйләм конкурсы үткәреләчәк. Анда катнашучылар Татарстан, Казан һәм татарлар турында сөйләячәк, үзләренең шигырьләрен комиссиягә тәкъдим итәчәк. Жюрида - КФУ мөгаллимнәре.

Мәскәү шәһәреннән килгән унынчы сыйныф укучысы Илнар Каюмов олимпиадага үзе теләп килгәне хакында әйтте. “Олимпиадага килер алдыннан бераз борчылдым. Быел кыен сораулар да булды: грамматик, морфологик яктан, тәрҗемә итү биремнәре. Җиңеп чыгарга өметләнәм”, - диде ул.

“Программа кысаларында К.Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрына бару каралган. Балалар язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Миңгол Галиевтан мастер-класс алачак”, - диде Гөлия Мусина.

  • Төбәкара олимпиадада беренче һәм икенче урыннарда җиңү яулаган укучылар 22-25 апрель көннәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, аларга сертификатлар, дипломнар һәм бүләкләр дә биреләчәк.
  • Татар теле һәм татар әдәбияты буенча III төбәкара олимпиада 26 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелә һәм алар Халыкара олимпиадага үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100