Татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр яклау Советының эш нәтиҗәләре
Тубыл педагогия институты –академиясе татар бүлегенең фәнни җегәрен күтәрүдә филология фәннәре кандидатлыгына диссертацияләр яклау Советы ачылу зур роль уйнады
(Төмән, 28 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Тубыл педагогия институты – академиясе татар бүлегенең фәнни җегәрен күтәрүдә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы нигезендә 2002 нче һәм 2004 нче елларда Россиянең Урал аръягының тарихында беренче ачылган Россия телләре (татар теле), Россия халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) буенча филология фәннәре кандидатлыгына диссертацияләр яклау Советы ачылу зур роль уйнады.
Быелдан башлап, бу Совет филология фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклау статусына да ия булды.
2003 нче елдан башлап, Совет каршында филология фәннәре кандидатлыгына 30 дан артык диссертация уңышлы якланган. Диссертация яклаган фән кандидатлары Төмән һәм Сургут дәүләт университетларында, Тубыл педагогия академиясендә генә түгел, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Орск, Оренбург югары уку йортларында да укыталар.
Бүгенге көндә Совет каршында 9 аспирант һәм соискатель кандидатлык диссертацияләрен әзерләп тора.
Совет белән, ачылган көненнән башлап, Тубыл педагогия академиясе һәм Ханты-Манси дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Равил Вафеев җитәкчелек итә, аның урынбасары – Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина, сәркатибе – Тубыл педагогия академиясе татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина.