news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле кулланышын киңәйтү буенча гомуммилли платформа кабул ителәчәк – Ринат Закиров

Татарстан парламенты депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе сүзләренчә, бөтен халыкларның да үз телен сакларга һәм үстерергә хакы бар.

Татар теле кулланышын киңәйтү буенча гомуммилли платформа кабул ителәчәк – Ринат Закиров
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Быел җәй Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында татар телен яшәешнең бөтен өлкәләрендә дә рус теле белән бертигез күләмдә куллануны максат итеп куя торган гомуммилли платформа кабул ителер, дип көтелә. Бу хакта “Татарстанның дәүләт телләре һәм республикада башка телләр турында”гы Татарстан законын тормышка ашыру темасына багышлап, ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламент депутаты, 15 ел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын җитәкләүче Ринат Закиров хәбәр итте.

Телләр турындагы закон үткән гасырның 90нчы еллар башында кабул ителгән иде. “Һәр милләт үз ана телен өйрәнергә, аңарда аралашырга хокуклы. Телләр турындагы һәм башка законнар нигезендә, бүген Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, ана телен өйрәнергә шартлар тудырылган. Татарстан халыклары Ассамблеясе уңышлы эшли, Татарстан халыкларының Дуслык йорты илдә беренчеләрдән булып ачылган иде, хәзер республика шәһәр һәм районнарында да җирле халыкларның Дуслык йортлары пәйда булды. Күптән түгел Казанда үткән Татарстан халыкларының III съезды республиканың әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләвен дәлилләде”, – дип фикерләре белән уртаклашты Ринат Закиров.

Аның сүзләренчә, мөмкинлекләр була торып та, кызганычка, Татарстанда дәүләт теле буларак әле дә татар телен яшәешнең бөтен өлкәләрендә рус теле белән бертигез дәрәҗәдә файдалануга ирешеп булмады.

"Соңгы елларда белем бирү учреждениеләрендә татар теленә карата тискәре караш көчәйде. Моңа БДИны сәбәп итеп китерәләр. Ләкин тормыш, татар телендә белем алып та, БДИны яхшы тапшырып булуын күрсәтте. Шуңа күрә бүген ата-аналар белән эшләргә, алардан бу куркуны юкка чыгарырга кирәк. Беренче чиратта әти-әниләр белән укытучылар эшләргә тиеш. Әти-әни укытучыга, мәктәп директорына чын күңелдән ышана. “Балагыз БДИны бирә алмаячак”, дип, әти-әни күңеленә курку, шик-шөбһәне еш кына нәкъ менә мәктәптә салалар”, – дип белдерде Ринат Закиров. Ул быел Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында тел мәсьәләсе күтәреләчәген искәртте.

“IV съездда без татар халкының милли-мәдәни тәңгәллеген саклау мәсьәләсен күтәргән идек. Аның нәтиҗәсе буларак, Татарстан Хөкүмәте “Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау” дәүләт программасын кабул итте. Татар телен рус теле белән бертигез күләмдә файдалану турында гомуммилли платформа шулай ук якын киләчәктә әлеге мөһим мәсьәләнең чишелешенә этәргеч бирер дип өметләнәм”, – диде Ринат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100