news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле кирәк дип сөйлибез, ләкин татар яшьләре укытырга килми – Татарстан мөфтие

Камил Сәмигуллин "Хозур" нәшриятының киләчәктә татар телендә күбрәк китаплар бастыруны ниятләвен әйтте.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика районнарында мәчетләрдә татар телендә дәресләр бирү белән проблема юк, ә менә шәһәрләрдә татар теленә өйрәтү курслары җитеп бетми. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнарының VII корылтае тәмамлангач журналистлар белән очрашуында, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп, курсларны күбрәк оештырырга кирәк, дигән фикерен җиткерде. Бу мәсьәләдә ул журналистлар ярдәменә дә ышанычын белдерде.

“Берничә зур мәчеттә дәресләр алып барыла. Алдагы планнарга килгәндә, “Хозур” нәшрияты татар телендә күбрәк китаплар бастырырга тели. Күп кенә китаплар әзерләнде. Кануни тәрҗемә дибез,татар телендә яңа Коръән әзерләнә. Иншаллаһ, финиш сызыгына якынлашабыз, киләсе елда ул дөнья күрер дип өметләнәбез”, – дип белдерде мөфти.

“Районнарда татар теле белән проблема юк, әмма шәһәрләрдә күбрәк курслар оештырсак иде. Сезнең ярдәмегез дә кирәк. Бөтенесе татар теле кирәк дип сөйли, ләкин татар яшьләре арасыннан беркем дә укытырга килми, риза түгелләр”, – ди Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100