news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле ике республикада гына сакланып калырга мөмкин - татар галиме

Фән кандидаты Илдус Фазлетдинов Иван Грозный, Ильминскийлар бетерә алмаган телнең бүгенге көндә юкка чыгуы мөмкин түгел дип саный.

Татар теле ике республикада гына сакланып калырга мөмкин - татар галиме
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов ). Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов татар теленең Татарстан белән Башкортстанда гына сакланып калачагын фаразлады. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында әйтте.

“Бездә милли җанлы кешеләр шактый күп. Алар кычкырып та йөрми, интернетта да язышмый, әкрен генә үз эшләрен эшлиләр: балаларын татар телендә укыталар, татар итеп үстерәләр. Милләт югалу куркынычы бар, әлбәттә. Ләкин безне Иван Грозный бетерә алмаган, Петр Беренче бетерә алмаган, Ильминскийлар бетерә алмаган, ә бүгенге көндә бетәрбезмени? Шулхәтле йомшардыкмы без, мин ышанмыйм. Көч табарбыз дип уйлыйм”, – диде ул.

Милли телләрне саклауның бер чарасы буларак галим татар белән башкорт халкының берләшүен атый.

“Бер-береңнән гаеп эзләп, үпкә белдереп, фәләненче гасырдагы хәлләрне искә төшереп, пычрак коеп утырырга кирәкмәс, җитте”, – диде ул.

Илдус Фазлетдинов яңа гасыр башында татарлар белән башкортлар арасында булып алган ыгы-зыгының сәбәбен дә аңлаттып узды.

“Бердәмлек булмау – ике якның да җитешсезлеге. Аның сәбәбе – 2000-2010 еллардагы “реакция чоры” йогынтысы. Ул вакытта Башкортстан татар әдәбиятының мөстәкыйль татар әдәбиятыннан аерып торган сыйфатларын эзләү башланды. Мин үзем моңа кискен каршы чыктым”, – диде ул.

Галим Башкортстандагы татар мәктәпләре өчен бары тик шул республикада туган татар язучыларының әсәрләре генә кергән әдәбият буенча махсус дәреслекләр төзү проектының тормышка ашырылмавын әйтте.

“Тел дәреслекләре чыкты, әлбәттә, анысы телче-галимнәрнең намусында. Ләкин әдәбиятка кагылырга юл куймадык. Безнең халыкны, милләтне бүлгәләү тенденциясе элек-электән булган һәм ул булачак та. Бердәм булып, бергә каршы торырга кирәк”, – диде ул.

Илдус Фазлетдинов Уфага перифериягә кебек карарга ярамавын, биредә меңләгән генә түгел, миллионнан артык татар яшәвен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100