news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Быел гран-прига Рәйсә Абдуллина, Илдан Кәлимуллин һәм Зөлфия Шәрәфетдинова ия булды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадага йомгак ясалды.

Гран-при Казанның «СОлНЦе» урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты укучысы Рәйсә Абдуллина, Башкортстан республикасынның Уфа шәһәре №65 санлы татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстанда Кыргыз-Россия Славян университетында белем алучы 2 курс студенты Зөлфия Шәрәфетдиновага бирелде.

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

Олимпиаданың дистанцион этабында Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан республикаларыннан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 12 меңнән артык укучы һәм студент катнаша. 17-20 апрель көннәрендә Казанда өч турдан торган йомгаклау этабы узды. Соңгы этапта 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент көч сынашты.

Олимпиада өч турдан тора: татар теле, әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма рәвештә һәм телдән биремнәр үтәү, «Татарстан - фән һәм мәгълүмати технологияләре теле» яки «Гаилә - буыннарның өзлексез элемтәсе» дигән темаларга проект эшләрен яклау. Шул өч турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнә.

Укучыларның эшләрен 30 галимнән торган жюри бәяли. Жюри комиссиясенең рәисе – Яр Чаллы дәүләт педогогик университетының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100