news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле – исемлек

Быел гран-прига Гөлинә Минҗәләева, Ләйлә Наҗина һәм Гамзә Нур Налбант лаек дип табылды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле – исемлек
Зилә Мөбәракшина

Быел Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада Гран-при Биектау районы урта белем бирү мәктәбе укучысы Гөлинә Минҗәләева, Пермь краеннан Ләйлә Наҗина һәм Төркиядән Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбантка бирелде. Җиңүчеләрне әлеге мизгелләрдә Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

"Шунысы сөендерә: ел саен катнашучылар саны арта. Татар теленә мөнәсәбәт үзгәрми. Бу - тарих, бүгенге көне безнең яшәешебез. Без олимпиадада татар теленә мөнәсәбәтебезне күрсәтәбез. Биредә татар халкына мәхәббәт белән караган, аны яраткан кешеләр җыелган", - диде Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, олимпиадада җиңүчеләргә өстенлекләр каралган: уку йортларына укырга кергәндә татар теленнән сынау булмый.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

«Халыкара олимпиада - зур вакыйга. Тукаебыз исән булса телебезнең, традициябезнең киләчәгенә өмет булачагына ышанып шулкадәр сөенер иде. Министрлык телебез язмышы, киләчәге өчен никадәр эш башкара икән. Һәр катнашучы - татарның алтын баганасы», - диде ул.

Шулай итеп барлыгы өч Гран-при иясе ачыкланды: Татарстан, Россия төбәгеннән һәм чит илдән. "Мәктәптә укыган чакта татар теленә мәхәббәтем уянды. Хәзерге вакытта мин Төркиядә татар шагыйрьләренең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итәм, татар теле турында мәкаләләр язам. Киләчәктә дә татар теленә хезмәт итәсем килә», - диде Гамзә Нур Налбант.

Биектау районы урта белем бирү мәктәбе укучысы Гөлинә Минҗәләева чыгышында татар булуы белән горурланганын, киләчәген татар теле белән бәйләргә теләвен әйтте.

«Мин татар авылында, татар гаиләсендә туып үскән авыл кызы. Киләчәгемне татар теленнән башка күз алдына китерә алмыйм», - диде Пермь краеннан Ләйлә Наҗина.

  • «Укучылар КФУ порталында теркәлеп, дистанцион тест үтәргә тиеш иде. Олимпиадада Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары (татар теле укытыла торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре), татар филологиясе факультеты студентлары һәм филолог булмаган студентлар катнашты. Татарстан һәм Россия төбәкләреннән катнашып, финалга үткән укучылар Казанга килде.
  • Узган ел чит илләрдән катнашучылар онлайн форматта сынау үтсә, быел чит илдән килгән бердәнбер кеше – Гамзә Нур Налбант иде, калган чит ил катнашучылары (Австралия, Казахстан һәм Кыргызстаннан) онлайн катнашты.
  • Җиңүчеләргә диплом, чәчәк бәйләме, һәм акчалата премия тапшырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100