Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада җиңүчесе: Татар булуыгыз белән горурланыгыз!
20 апрельдә Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Гран-при алучы Татарстаннан Рәйсә Абдуллина үз хис-кичерешләре һәм фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Вакыт җитмәсә дә, төннәрен йокламаска туры килсә дә, куйган максатыма таба бардым. 2020 елда гран-при дәрәҗәсенә ирешүне үземә максат итеп куйган идем һәм 4 ел дәвамында максатыма таба әкрен, әмма ышанычлы адымнар белән атлап килдем. Вакытны дөрес итеп бүләргә тырышам: имтиханнарга 1 сәгать, ял итәргә ярты сәгать һ.б.
Күңелемә мәңгегә уелып калган 4 көн булды бу! Янымда искиткеч кешеләр иде. Театрга да бардык, җырладык та, биедек тә, еладык та, көлдек тә. Үз-үземә ышанмаганда да, дусларым терәк булып, канатландырып килделәр. Чиксез рәхмәтлемен аларга моның өчен.
Язма турда мин татар теле һәм әдәбиятыннан 40/40 балл җыйдым. Татар теле катлаулырак иде: сүз ясалышының белмәгән өлеше эләкте. Телдән сорауларга яхшы җавап бирдем, дип уйлыйм. Икенче көнне «Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры» темасына проект якладык.
Халыкара олимпиаданың, гомумән, тел гыйлеме, әдәбият буенча олимпиадаларның татар телен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Бу яшьләрдә мотивация уята, туган телләренә мәхәббәтне меңләтә арттыра.
Беренче чиратта, татар булуыгыз белән горурланыгыз. Нинди көчле, горур, игелекле, намуслы халык бит без! Икенчедән, илебезнең тарихы белән кызыксынырга кирәк. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» диләр бит. Шулай ук, матур әдәбият укырга киңәш итәм: олуг әдипләребез юк сүз сөйләмәс.
Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз