news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле дәреслекләре авторы Николай Максимов: Рус баласына грамматика укытырга кирәкми

Казан галиме Николай Максимов Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны яңа яссылыкка күчерергә өнди.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов хәзерге чорда Татарстанда татар телен өйрәтүне яңа яссылыкка күчерергә кирәк, дигән фикерен әйтә. Татар телен укытуда нәтиҗәлелек мәсьәләләрен ул КФУда 19-21 октябрьдә узган “Күпмилләтле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә күтәрде.

Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов галимнәр, мөгаллимнәр катнашында оештырылган “Күпмәдәниятле белем бирү мохитендә ана теле” секциясендә чыгыш ясады. “30 ел инде рус балаларына татар теле укытабыз, тик нигәдер телне белмиләр. Бу уйланырга этәрергә тиеш. Эш укыту методикаларында гына микән? Ни өчен татар телен укыту без көткән нәтиҗәләрне бирми? Мәгариф өлкәсендә һаман саен үзгәрешләр, бер-бер артлы гамәлгә кертелгән проектлар арасында эзлеклелек, дәвамлылык булмау да сыйфатка тәэсир итмәдеме? - дип сорау куйды галим. - Укытучыга эшләргә җай юк”.

Николай Максимов - татар теленнән 30лап дәреслек һәм укыту пособиеләрен төзегән галим, үзе дә шулар буенча мәктәпләрдә балалар укыта. “Мин аңладым – рус телле балаларга татар теле дәресләрендә грамматика укытырга кирәкми. Ә баланы татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Сөйләшкәндә берәү дә грамматика кагыйдәләре турында уйламый бит. Безгә, гомумән, телне өйрәтүне яңа яссылыкка күчерергә кирәк”, - диде галим.

Мәгълүм булганча, аның татар теленә өйрәтү технологиясенең үзенчәлеге – беренче чиратта хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне үзләштерүгә корылганлыкта. “Тормышта иң киң кулланышта йөргән сүзләр – хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр: чыгу-керү, менү-төшү, бару-кайту, килү-китү... Сөйләм калыбы еш кына шушы фигыльләргә нигезләнеп төзелә”, - дип аңлата Николай Максимов. Ул үзенең педагогик тәҗрибәсенә таянган хәлдә, фигыльләрне унике төркемгә бүлеп, сөйләшү калыпларына өйрәткән укыту технологиясе рус телле балаларга татарча аралаша башларга ярдәм итүен әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100