news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле дәресләрен Инстаграммда дәвам итәчәкбез – Роберт Миңнуллин

Татарстанның халык шагыйре, инстаблогер Роберт Миңнуллин оныгы Сафия белән “Татар теле дәресләре” дигән видеоязмалар төшерә.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык шагыйре, инстаблогер Роберт Миңнуллин оныгы Сафия белән “Татар теле дәресләре” дигән видеоязмалар төшерә. Шагыйрьнең шәхси аккаунтында аның беренче чыгарылышын 2 меңгә якын кеше караган. Роберт Миңнуллин әлеге видеоязма астына: “Татар теле дәресләрен дәвам итәбез. Прокуратурадан рөхсәт сорап тормадык”, дип язып куйган.

“Монысы да уены-чыны белән башланган эш”, – диде Роберт Миңнуллин. – Шулай булса да, әһәмиятен дә билгеләп узарга кирәк. Беренчедән, ул оныгымда кызыксыну уятты, үзе өчен дә тәҗрибә, белгәннәрен халыкка җиткерә белү дә кирәк. Икенчедән, ул оныгымда оялмыйча камера алдында эшләү мөмкинлеге тәрбияли”, - диде Роберт Миңнуллин.

“Татар теле дәресләре”нең беренче чыгарылышы о, е хәрефләренең икенче һәм өченче иҗектә, әлеге авазлар ишетелсә дә, ы, е хәрефләрен язу кебек кагыйдәгә нигезләнгән.

“Әгәр бу төрдәге дәресләр халыкта кызыксыну уята, файдалы була икән, алга таба да әлеге сәхифәне дәвам итәчәкбез”, – диде инстаблогер Роберт Миңнуллин.

Исегезгә төшерәбез, Роберт Миңнуллин – дүрт ай эчендә Инстаграмны нульдән өйрәнеп, шәхси аккаунтына 5 меңнән артык язылучы җыйган кеше. Ул әлеге төр аралашу чарасына теркәлүендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының этәргеч бирүен дә билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100