news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак - прокурор

Илдус Нәфыйков докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды. 

“Бу сорау теге утырыштан калган иде. Ул җәмгыятьтә зур кызыксыну уята. Безнең республикада гына түгел. Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы Президенты да, Хөкүмәт тә, Мәгариф һәм фән министрлыгы да, депутатлар корпусы да шушы мәсьәләнең уңай чишелеше юнәлешендә эзләнде. Татарстан прокуратурасы, Рособрнадзор да үзара файдалы карар табу юнәлешендә эшләде”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кереш сүзендә.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Ул үз докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә хокук бозулар ачыкланган. Прокурор рус телен укыту күләмнәре федераль белем бирү стандартларына җавап бирмәгән, бары тик 24 мәктәптә таләпләр үтәлеп килгәнен әйтте. “Барлыгы 3 мең 856 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларны юкка чыгаруга прокурорлар чарасын күрде. Тикшерү башыннан прокуратура адресына бу мәсьәлә буенча 1716 шикаять кабул ителде", - диде Нәфыйков.

“Хәзерге вакытта алга таба да хокук бозуларны бетерү юнәлешендә эш алып барыла. Сүз яңа методикалар эшләү, дәреслекләр әзерләү турында бара. Калган хилафлыкларны юкка чыгару юнәлешендә эш прокуратура контролендә һәм дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз элемтәдә алып барыла”, - диде Илдус Нәфыйков.

Прокурор әйтүенчә, шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен Россия территориясендә туган телләрне укыту планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү закон таләпләренә тәгаенләштерелгән. “Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән – атнасына 2 сәгать күләмендә", - диде прокурор.

"Телләрне укытуны норматив хәлгә китерү мәсьәләсе һәркайда аерым эмоциональ бәяләмәләр белән озатылып барды. Мин “кайнар” башларны законсыз гамәлләрдән, экстремистик характердагы сүзләрдән тайпылырга кирәклеге турында кисәтәм. Прокуратура конфликтлы вазгыятьләр тууга каршы. Безнең бурыч – мәсьәләнең конструктив чишелешенә ирешү. Хәзер иң мөһиме – башкарылган эшнең кәгазьдә генә калмавы. Бу максаттан, законның практикада кулланышы бозылмасын өчен, хакимият органнары, ата-аналар белән хезмәттәшлек урнашты. Без теләсә нинди шикаятьләргә карата чарасын күрәчәкбез, хилафлыкларга чик куячакбыз. Депутатлар корпусы ярдәменә дә өмет баглыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Нәфыйков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100