news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле әдәбиятта гына түгел, көндәлек тормышта да яшәргә тиеш – Илдар Мөхәммәтов

Татар проектларын тормышка ашыру телебезнең потенциалы зур булуын күрсәтә, дип белдерә Татарстанның мәгариф министры урынбасары.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Алинә Минневәлиева). Бүген Казанның 2 лицей-интернатында оештырылган “Татарча проектлар ярминкәсе”ндә тәкъдим ителгән проектлар белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов танышты.

“Әлеге ярминкәнең үсешен ел да күзәтеп барабыз. Чараның әһәмияте бик зур. Бүген татар телендә көндәшлеккә ия электрон ресурслар бик аз.  Без шушы проектлар белән буш булган кырны тутыра барабыз. Татарча проектларның киләчәге зур. Татар теле бит ул әдәбият белән генә түгел, интернетта, көндәлек тормышта яшәргә тиеш. Мондый проектларны тормышка ашыру телебезнең потенциалы зур булганын күрсәтә”, – ди министр урынбасары.

“Татарча проектлар ярминкәсе” – Казанның 2 лицей-интернатында уза торган чара. Биредә укучылар татар теленең кулланылыш даирәсен арттырырга булыша торган проектлар тәкъдим итә. Быел аларның саны егермегә җитә. Ярминкә өченче ел уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100