news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле булмаса, республика да бетәргә мөмкин - Тәбрис Яруллин

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе әлеге фикерен "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында белдерде.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татар телен дәүләт теле буларак сакларга кирәклеге - көн кебек ачык. Чөнки ул Татарстан символларының һәм республиканы тотып торган баганаларының берсе. Татар теле, һәм республиканың бердәмлеге булмаса, якын киләчәктә республикабыз да юкка чыгарга мөмкин", - дигән фикердә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында җиткерде.

"Кешеләр безгә: "Менә без татар телен өйрәнәбез, аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләр булдырырга кирәк", - ди. Миңа калса, безгә нәтиҗәләр ясарга кирәк һәм барыбыз бергә аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләрне киңәйтү буенча эшләү мөһим", - диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100