news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар теле буенча төбәкара олимпиада датасы билгеле

Татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 10-13 февральгә билгеләнгән.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда россиякүләм олимпиаданың региональ этабына старт бирелде. Шулай ук Казанда татар теле hәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадасының төбәкара этабы узачак.

Региональ этапта катнашучылар үз белемнәрен 24 предмет буенча сыный алачак. Әлеге укучылар — муниципаль этап җиңүчеләре. Муниципаль этап 23 декабрьдә тәмамланган иде.

Олимпиадалар рус теле һәм әдәбиятыннан, татар теле һәм әдәбиятыннан, туган телләрдән, шул исәптән чуваш, удмурт, мордва телләреннән үткәрелә.

Биремнәрне төзүдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре катнашкан.

Татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 10-13 февральгә билгеләнгән дип хәбәр итә ТР мәгариф hәм министрлыгы.

  • Узган елны төбәкара олимпиада җиңүчеләре булып Тимур Суфиянов (Башкортстан) hәм Илнар Каюмов (Мәскәү) танылган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot