news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле буенча республикакүләм олимпиадада һөнәрләр турында инша язу бирелгән

Тугызынчы сыйныф укучысы сүзләренчә, бу – Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгәнгә бәйле.

Татар теле буенча республикакүләм олимпиадада һөнәрләр турында инша язу бирелгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасында һөнәрләр буенча инша язу бирелгән. Бу хакта “Татар-информ”га олимпиаданың ябылу тантанасында Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның тугызынчы сыйныф укучысы Алисә Фәрдиева сөйләде.

“2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде, шул сәбәпле, биремнәрдә һөнәрләр турында инша язу бар иде. Беренче өлештә егерме сораудан торган тест, икенчесендә татар теленең кагыйдәсен яисә төшенчәсен аңлатырга кирәк булган теоретик биремнәр булды”, - диде ул.

“Республика олимпиадасында тәүге тапкыр катнашуым. Яшермим, бик җитди итеп әзерләндем. Укулар иртәнге сигездә башланса, дәресләрдән тыш, олимпиадага әзерләнү кичке сигезгә кадәр дәвам итте”, - диде Алисә Фәрдиева.

“Без укытучыбызга рәхмәтле, чөнки ул күпчелек вакытын безгә – дүрт укучысына сарыф итте һәм аның тырышлыклары юкка үтмәде, дүртебез дә призер, җиңүче дәрәҗәләренә лаек булдык”, - диде җиңүче.

“Биремнәргә килсәк, район этабындагысыннан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Хәтта җиңелрәк дип тә әйтер идем. Чөнки республика этабында инде ныклап әзерләнеп киләсең, кабатларга күбрәк вакыт кала”, - диде Алисә Фәрдиева.

  • Республика олимпиадасында катнашу өчен, мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәдә җиңү яуларга кирәк. Республика күләмендә үзләрен күрсәткән иң көчле укучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек була. Республика этабында җиңгән укучылар 22-25 апрель көннәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеген ала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100