Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар теле буенча олимпиадада 180нән артык укучы катнашты
Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиада Казанда узды. Анда 184 мәктәп укучысы катнашты. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Олимпиадада Татарстанның 38 муниципаль районыннан һәм Казанның алты районыннан 4-11 сыйныф укучылары катнашты.
Мөслим, Азнакай, Арча, Югары Ослан, Чистай районыннан, Казанның Идел буе районыннан һәм Чаллы шәһәреннән сигез укучы җиңүче дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз