news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар театрының 120 еллыгына чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителде

Татар театрының 120 еллыгына чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителде

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итте. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә ала. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 74 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы; яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

Җиңүче әсәрләр 2026 елның ноябрендә игълан ителәчәк.

Өстәмә белешмәләрне 8 (843) 222-88-24 телефоны буенча яисә ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot