news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театрының ике артисты һәм бер режиссерына Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылды

Бүген – Татар театрының туган көнендә - Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Татар театрының ике артисты һәм бер режиссерына Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь режиссер Айдар Җаббаров Камал театры сәхнәсендәге уңышлы иҗади дебюты өчен Дамир Сираҗиев премиясенә лаек булды. Айдар Җаббаров Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Агыла да болыт агыла...» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклен чыгарган иде. Спектакльнең премьерасы быел 3 февральдә булды.

Бүген – Татар театрының туган көнендә - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Лауреатларны Камал театрының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев котлады.

Театр премиясенә шулай ук театр сәнгатендәге казанышлары өчен Туймазы дәүләт Татар драма театры артисты Руслан Вахитов һәм Чаллы дәүләт Татар драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рәфикъ Каюмов лаек булды.

Искәртеп үтәбез, 1999 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” татар телен, сәнгатен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар.

Мәгълүмат өчен. 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.

Театрның туган көне Флорид Бүләков пьесасы быенча куелган "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектакле белән дәвам итте. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100