news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театры директорлары татар язучыларының театрларга йөрмәвенә зарланды

«Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Татар театры директорлары татар язучыларының театрларга йөрмәвенә зарланды
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театры директорлары татар язучыларының театрларга йөрмәвенә аптырый. Бу хакта кичә «Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында әйтелде.

“Гастрольләргә Казанга киләбез – мин театрда язучыларны күрмим. Чакыру бирсәң дә, “килә алмадык инде”, диләр”, - ди Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

“Драматурглар “Нигә премьераларыгызга чакырмыйсыз?” дип шалтыраталар. “Мәгълүмат бар, килегез”, дим. “Шалтыратсагыз, без кабул итмибезмени?” дим. Залда урын булмаса, урындык куеп булса да утыртабыз”, - ди Камал театры директоры Илфир Якупов.

“Театрлар белән янып яшәү юк. Театрларга йөрергә кирәк. Драматурглар, композиторлар бергә эшләсәк кенә яхшы әсәрләр тудырырга мөмкин”, - ди Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев.

“Театрларга йөрмәгән, синең спектакльләрне карап бармаган драматургларны ничек куясың?!” – ди Буа театры директоры Раил Садриев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100