news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театры артистларының укытучысы Фирдания Садриева вафат

Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде.

Татар театры артистларының укытучысы Фирдания Садриева вафат
kamalteatr.ru

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәмәмтова). Кичә Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Садриева Фирдания Исмәгыйль кызы 75 яшендә вафат булды. Бу хәбәрне мәрхүмәнең туганнары раслады.

Фирдания Садриева инфаркт кичереп тернәкләнеп килә иде. Кичә кинәт хәле начарланып киткән һәм ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хастаханәдә аның йөрәге туктаган. Туганнары әйтүенчә, әлегә нидән үлгәнлеге билгеле түгел.

Фирдания Садриеваның бердәнбер кызы Эльвира Финляндиядә яши. «Юллар ябык булу сәбәпле ул әнисен җирләргә кайта алмас инде», — ди туганнары.

Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100