news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар театры артистлары Коя Окава, Аманда Гомес, Мидори Тэрада – халыкара бәйге җиңүчеләре

Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетында Шүрәле һәм Сөембикә партияләрен татар театрында Коя Акава белән Мидори Тэрада башкара.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театры артистлары Коя Окава, Аманда Гомес, Мидори Тэрада XIII Балет артистлары һәм хореографлар халыкара конкурсында катнашып, Алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады, дип хәбәр итә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрның матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр Россиянең Большой театрында игълан ителде. Аманда Гомесның партнеры булган Михаил Тимаев, конкурста катнашмаса да, “Партнерлык дипломы” белән бүләкләнде. Михаил Тимаев – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Мәгълүмат өчен: Коя Акава белән Мидори Тэрада Япониядә туып үскән, Мәскәү дәүләт хореография академиясен тәмамлаганнар һәм 2014 елдан бирле татар театрында эшлиләр. Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетында Шүрәле һәм Сөембикә партияләрен татар театрында Коя Акава белән Мидори Тэрада башкара. Аманда Гомес Бразилиянең Большой театры училищесын тәмамлаган. Театрда 2014 елдан.

news_right_1
news_right_2
news_bot