news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театрларына тел белмәгән талантлы яшьләр килә – Әлмәт театры артисты Камил Вәлиев

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев татар театрларына татар телен камил белмәгән яшьләр килүенә борчыла.

Татар театрларына тел белмәгән талантлы яшьләр килә – Әлмәт театры артисты Камил Вәлиев
Рамиль Гали

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Өлкән буын татар драма театры артистлары татар театрларында сәхнә теле проблемасы турында борчыла. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев та “Татар-информ”га биргән интервьюсында татар театрларына татар телен камил белмәгән яшьләр килүе турында сөйләде.

“Яшьләр бик күп килде бит безгә. Гаҗәеп талантлылар, искиткеч! Сокланып карыйм. Бик ягымлылар, бик игътибарлылар, шулкадәр рәхәт алар белән эшләве”, – ди Әлмәт татар дәүләт драма театрында 50 ел эшләгән олпат артист.

Тик ул талантлы яшьләрнең сәхнә теле белән проблемасы булуын да яшерми. "Татар театрында татар теле өчен борчылам. Теге елларда тел саклана иде. Әллә хәзер үзебез башта игътибар итеп җиткермибезме? Яшь артистлар белән алар театрга килгәч кенә эшләве авыррак”, – ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100