news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театрлары вәкилләре чакырылган режиссерлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты

Баш режиссер татар мәдәнияте кешесе булырга тиеш, дип саный театр җитәкчеләре.

Татар театрлары вәкилләре чакырылган режиссерлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты
Султан Исхаков

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрлары репертуарында Татарстаннан читтә яшәгән татар режиссерлары куйган әсәрләр аз булса да бар, киләчәктә алар тагын да артырга мөмкин. Татар дәүләт театрлары вәкилләре журналистларның бу хактагы сорауларына “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә җавап бирделәр. Матбугат конференциясе татар дәүләт театрларының сезон нәтиҗәләренә багышланган иде.

Театр белгече Нияз Игъламов әйтүенчә, Камал театры Удмуртиянең Глазов шәһәрендә муниципаль театр җитәкләгән Дамир Сәлимҗановны, Казанда туып үскән татар режиссеры Радион Букаевны, Воронежда яшәгән татар режиссеры һәм артисты Камил Тукаевны чакыру турында уйлана. Ул Марсель Сәлимҗановның туганы булган Дамир Сәлимҗановның Буа дәүләт театрында ике спектакль чыгаруын искәртеп үтте. “Әмма читтәге режиссерларны чакыру татар дөньясын киңәйтү максатыннан чыгып кына эшләнми. Чөнки һәр театрның үз репертуар сәясәте бер. Бу кешеләрнең күбесе рус мәдәниятендә тәрбияләнгән. Мәсәлән, Камил Тукаев, Тукай нәселеннән блуса да, ул - рус мәдәнияте вәкиле. Аларны адымлап-адымлап татар дөньясына тартырга кирәк. Без аларны чакырсак, алар Гогольне куярга тәкъдим итергә мөмкиннәр. Безгә аларның Тинчуринны, Исәнбәтне куюы кирәк”, - ди Нияз Игъламов.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева театрның баш режиссерсыз эшләвенә игътибарны юнәлтте һәм читтән чакырылган режиссерлар белән эшләүнең үзен аклавын әйтте. “Әлмәт театрына баш режиссер кирәк. Без аны эзлибез, - ди ул. – Татарстанда без андый кешене күрмибез. Ә читтән килгән режиссер, Нияз Рәүфович әйтмешли, татар мохитле түгел. Баш режиссер татар мәдәнияте кешесе булырга тиеш”.

Кариев һәм Тинчурин театрларының читтән чакырылган татар һәм татар булмаган режиссерлар белән эшләү тәҗрибәсе бик юк. Әмма Кариев театры директоры Мансур Ярмиев белән Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу хакта уйлануларын әйтәләр.

Мансур Ярмиев бу хакта быел театр яңа бинага күченгәч уйлана башлауларын әйтте. “Әле бит акча мәсьәләсе дә бар. Алар кечкенә генә бәягә килеп спектакль куярга җыенмыйлар. Шулай да, акча туплап аларны чакыру дәрәҗәсенә җитәргә китрәк”, - ди ул.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та театрда төрле режиссерлар эшләргә тиешлеген әйтә. “Бер генә режиссер артистларны бер генә яктан ача. Шулай итеп аларны әкренләп "йокыга" җибәрә. Алга таба безгә дә бу юнәлештә эшләргә кирәк, - ди ул. – Без анализ ясап карадык, Казан шәһәрендә театр елына дүрт-алты спектакль чыгарса – бик яхшы. Әгәр ул дүрт икән, аның өчесен чакырылган режиссерлар куярга тиеш, дип уйлыйм”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100