Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар театрлары фестивале ул — барлык татар театрларының һәм халкыбызның да зур бәйрәме”
“Татар театрлары фестивале ул — барлык татар театрларының һәм халкыбызның да зур бәйрәме”
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татар театры сәнгатенең 100 еллыгына багышланган театр фестивале старт алды. Мәртәбәле сәхнәдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры классик әдип Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” комедиясен тәкъдим итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге спектакль Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган “Дуслык күпере” театр фестивалендә уңыш казанган иде. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.
Театр фестивален Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәрде.
Татарстан театрлары берлеге рәисе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ринат Таҗетдинов: “Фестиваль кысаларында берсеннән-берсе осталык сорый торган әсәрләр тәкъдим ителә. Шуңа да аның уңыш белән узачагына шик юк”, - дип белдерде. Театр директоры Шамил Закиров исә әлеге фестивальнең идесяенә тукталып, аның максаты нәкъ менә аларны бергә туплау, берләштерү икәнлегенә басым ясады.
“Бу бәйрәм — барлык татар театрлары һәм халкыбызның да зур бәйрәме. Фестивальгә якты киләчәк насыйп булсын”, - дигән теләктә калды ул.
“Бу гадәти генә вакыйга түгел. Бу, — чын мәгънәсендә, тирәнлеге белән тарихка кереп калырга тиешле бәйрәм булачак. Бу көнне без барыбыз да зур дулкынлану белән көтеп алдык.
Театр ул — милләтебезнең акылы да, фикере дә, йөрәге дә, үзәге дә. Бүтән милләттә мондый туплый ала торган көч, белмибез, бар микән?!”, - дип, татар театрларының бербөтен булуын шәрехләде Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова.
Билгеле булганча, 1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә төрек авторы Намик Кемалның “Кызганыч бала” дигән әсәре буенча спектакль уйнала. Һәм әлеге дата тарихка татар театры оешу датасы буларак кереп кала. 1907 елда труппага беренче хатын-кыз артист — Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская килә.
Татар профессиональ театрына нигез салучы режиссерлар һәм актерларның исемнәрен бүген дә кадерләп телгә алына. Алар — Ильяс Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Мохтәр Мутин, Фатыйма Ильская, Әшраф Синяева һәм башкалар.
Татар театры нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара 27 мартта — Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза. Әлеге уңайдан Казанга күп кенә төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә кунаклар чакырылган. Алар арасында М.Гафури исемендәге башкорт, Иванов исемендәге чуаш, Абдумомонов исемендәге кыргыз, Табанов исемендәге хакас, Горький исемендәге Самара дәүләт театрлары да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз