news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театрлары чемпионат вакытында чит ил туристларына да хезмәт күрсәтә

Сурдотәрҗемәбез дә, тифлокомментарий да, чәебез дә, чәкчәгебез дә бар, ди Кариев театры директоры.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрлары чемпионат вакытында чит ил туристларына да хезмәт күрсәтергә әзер. Сурдотәрҗемәбез дә тора, тифлокомментарий да тора, инглиз телендә тәрҗемәбез дә бар, - ди Кариев театры директоры Мансур Ярмиев. - Чәебез дә, чәкчәгебез дә бар”. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә дәүләт театрларының ишекләре ачык булса да, җанатарлар театрларга аз йөри. Быелгы театр сезонына йомгак ясап, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә театр җитәкчелеге театрның җәй көне буш залларга уйнавын яшермәде. “Җәй көне халык театрга йөрми, яллар, шашлыклар башлана”, - ди театр вәкилләре.

Кариев театрының “Туган авылым” комплексы каршында булуыннан файдаланып, театр артистлары “Безне күрсеннәр” диеп, театраль киемнәр белән йөреп тә керәләр икән. “Махсус билет алып җанатарларның килгәне юк, әмма Франция уйнаганнан соң 24 француз кереп, ярты сәгать карап чыгабыз дигәннәр иде, ахырына кадәр утырдылар. Икенче көнне үзләре дә белмичә фин татарлары килеп керделәр. Җанатар булган биш таҗик керде. Әмма килерләр дигән сүзләр чынга ашып бетмәде. Боларын да үзебез биеп торып кына җәлеп итә алдык. Күбесе монда кадәр үк килми. Ә без Бауман урамына ук барып бии алмыйбыз”, - диде Кариев театры директоры Мансур Ярмиев.

“Россиянең төрле шәһәрләреннән килүчеләр керә. Җанатарлар булуын колакчын алудан беләбез. Бер дә русча белмәгәннәре кергәне юк, вата-җимерә русча сөйләшүчеләр килгәне бар. Берән-сәрән бар”, - диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

“Сәнгатьнең үз юлы, спортның үз юлы бар. Ул чара кирәкме-юкмы... Без хәзер яртылаш буш залга уйныйбыз. Без аның өчен оялабыз, - ди Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов. - Сезон барышында заллар тулы, хәзер аны тутырырга бик авыр. Кунаклар киләләр – бер, ике, өч, дүрт, биш кеше... Мин җитәкчеләрне дә аңлыйм – алар кунакларга “Ишекләр ачык, керә аласыз” диләр. Ләкин, минемчә, үз вакытында сезонны ачарга һәм ябарга кирәк. Безгә таҗиклар да, молдаваннар да, башкалар да сезон барышында күбрәк киләләр”.

“Ярымбуш зал – читен әйбер. Чөнки тамаша залы – куелган спектакльнең бер өлеше. Зал тулы булмаса, спектакльнең бер ягы китек була дигән сүз”, - дип коллегаларын җөпләде Фәнис Мөсәгыйтов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100