news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар театрлары биналарын төзекләндерүдә республика җитәкчелегеннән ярдәм көтә

Чаллы театрына биреләсе бинада ремонт башлана, Түбән Кама театры өчен булганына өстәп яңа бина салына, Камал театры ремонт көтә.

Татар театрлары биналарын төзекләндерүдә республика җитәкчелегеннән ярдәм көтә
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстандагы дәүләт театрлары директорлары бина төзеклеге мәсьәләсендә республика җитәкчелегенә өмет баглый. Бу проблема Театр елы уңаеннан “Татар-информ”да оештырылган түгәрәк өстәл утырышында күтәрелде.

Хәзерге вакытта Чаллы театрына биреләсе бинада ремонт башланырга тора, Түбән Кама театры өчен театр бинасына өстәп яңа бина салына башлаячак, Камал театры ремонт көтә, Буа театрының да бина мәсьәләсе кискен тора.

“Театрыбызга төзелеш керде. Матур театр төзибез. Бу театр елында өлешебезгә тигән көмешебез”, - дип сөенече белән уртаклашты Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев.

“Безнең 30 еллык декорацияләр Островский урамындагы складларда саклана. Казан Яшь тамашачы театрыннан складларны бушатуны сорап рәсми хат килде”, - дип борчулары белән бүлеште Гүзәл Сәгыйтова. Киләчәктә театр бу максатларда Офицерлар йорты китапханәсе булган бинаны файдаланырга өметләнә. Әлегә бина Татарстан карамагына күчсә дә, театрга бирелмәгән.

“Президент Рөстәм Миңнеханов театр бинасын ачканда подвалны эшләргә кирәклеге турында да әйткән булган. Ләкин аның өчен финанслар кирәк. Хәзерге вакытта декорацияләрне вакытлыча куеп торырга урын эзлибез”, - ди Гүзәл Сәгыйтова.

Раил Садриев та бина проблемасын күтәреп чыкты. “Безнең бина ишелә, чөнки аны тиз-тиз ясадылар. Анда кешеләрне кертергә оялам. Ә бит алда безне халыкара фестиваль көтә. Кытай, Иран, Сербия, Венгрия һәм башка илләрдән театрлар киләчәк. 27 театр. Шушы театр елында Президент алдында проблеманы яңгыратырга уйлыйм”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100