Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар театр студиясе Казан балаларын кастингка чакыра
Студиягә татар телендә иркен сөйләшкән һәм авыррак аралашкан балалар чакырыла.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Апуш» балалар театр студиясе ачыла. 26-27 февральдә укучы балалар кастингка чакырыла.
«Биредә балалар үзләрен профессиональ һәм иҗади планда ача алачак. Студиядә шөгыльләнү түләсез», дип хәбәр итә Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге.
Балалар белән Камал театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм башкалар шөгыльләнәчәк. Студиянең җитәкчесе, педагог — Алия Фәйзрахманова.
Студиягә татар телендә иркен сөйләшкән һәм авыррак аралашкан балалар чакырыла. 1 нче төркем — 9-11 яшьлекләр; 2 нче төркем — 12-15 яшьлекләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз